Узган атнада ЮХИДИ идарәсе территориясендә машина йөртү осталыгы буенча «Автосессия – 2019» республика конкурсы булды. Быел ул 9нчы тапкыр үткәрелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, команда зачетында Саба аграр көллияте укучылары җиңде. Икенче урын Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләренә бирелде. Өченче урында — Мамадыш политехника көллияте.