16 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар, игътибарыгызга узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итәбез.  Бу атнада Татарстанга чит ил делегацияләре килде, ил сәнәгатенә зур йогынты ясарлык киңәшмәләр булып үтте, берничә килешүгә кул куелды.

view_2991267_2434400

Шушы көннәрдә Казан Ратушасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы узды. Утырышның беренче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Моннан тыш, бу атнада 11 сентябрьдә унөченче Казан халыкара мөселман киносы фестивале төгәлләнде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган чаралар булып үтте.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>