17 апрель. “Пар канатлар”.

arslanov

Апрель – Айрат Гәрәй улы Арслановның туган ае, бакыйлыкка да ул апрель аенда, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда, 2010 нчы елның 23 нче апрелендә күчте. Хезмәте озак еллар дәвамында Татарстан дәүләт радиосы эшчәнлеге  белән бәйле булган академик, премьер-министр урынбасары булганнан соң Татарстан Фәннәр академиясен оештырган Мансур Хәсән улы Хәсәнов: “Айрат Арсланов кебек олы талантка ия шәхесләр дистә елларга бер генә туа. Шигърият күгендә – Тукай, җыр дөньясында – Илһам, моң дөньясында – Сәйдәш булган кебек, нәфис сүз илендә – Айрат Арслан халкыбызның илчесе дип горурланып сөйли алабыз!” – дип язган иде. Данлыклы нәфис сүз остасының тууына 90 ел тулуга багышланган  тапшыруда Айрат Арсланов башкаруында сирәк яңгырый торган җырлар, шагыйрьләребез әсәрләре яңгырый, шулай ук Мәрьям һәм Айрат  Арслановлар катнашында әзерләнгән “Пар канатлар” тапшыруының моннан берничә ел элек эфирга чыккан  язмасы файдаланыла.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>