17 апрель. “Татарстан дулкынында”.

kniga

«Акыл – тузмас кием, гыйлем – корымас кое», – дигән бабаларыбыз. Халкыбыз элек-электән гыйлемле, укымышлы милләт икәнен раслап килгән. Нинди генә сәяси-иҗтимагый шартларда яшәсә дә, ул мәгърифәт юлына йөз тоткан, белем учагын сүндермичә, аны буыннан-буынга тапшыра барган. Балаларны кечкенәдән үк Шәригать кануннарына, әхлакъ һәм әдәпкә өйрәткән. 7-8 яшькә җиткәч, мәдрәсәгә укырга биргән. Алар 20-25 яшькәчә гыйлем алганнан соң, мөмкинчелекләре булган гаиләләр чит илгә укырга җибәргәннәр.

kniga-e-560x420

19 йөз ахыры – 20 йөз башында халкыбызның иҗтимагый-мәдәни тормышындагы тирән үзгәрешләр башлана. Ул чордагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, милли матбагачылык, газета-журналлар һәм әдәбият-сәнгать үсешен милли җанлы татар эшкуарлары эшчәнлегеннән башка күз алдына китереп булмый. Бертуган Рәмиевлар, Хөсәеновлар, Акчуриннар, Галикәевләр һәм башка бик күп фидакяр эшкуарлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә 19 йөз ахыры 20 йөз башында татар халкы милли ренессанс дәверен кичерде дип әйтергә була.

kniga-560x415

Бүгенге сүзебез дә шушы чорда йөзләгән мәчет-мәдрәсә салдырган, меңләгән шәкерт укыткан, мөгаллим-мөгаллимәләр хәзерләгән һәм, гомумән, татар-мөселман мәгариф системасын үзгәртеп коруга бәяләп бетермәслек өлеш керткән иганәчеләр өч бертуган Хөсәеновлар турында булыр. Дөресрәге, күптән түгел генә “Җыен” нәшриятендә басылып чыккан “Бертуган Хөсәеновлар” китабы турында. Бу җыентыкның фәнни мөхәррире, аны бастырып чыгаруда күп көч куючы кеше, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин әйтүенчә, татар халкының киләчәк тормышын кайгыртып берничә йөз меңнәрчә акчаларны милләт файдасына сарыф иткән бу ак байларның эшчәнлеге дистә еллар буе бары тик тискәре яктан яктыртылды. Әмма инде узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап үтә беръяклы караш-бәяләмә хаклы рәвештә тарих чүплегенә атылды. Халкыбыз тарихында җуелмаслык эз калдырган бертуган Хөсәеновларның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, тикшерүгә һәм пропагандалауга күп галимнәр өлеш керткән. Бу җыентыкка да бертуган Әхмәт, Мәхмүт һәм Габделгани Хөсәеновларның татар милләте мәнфәгатен кайгыртып кылган изге эшләре турында истәлекләр, хатлар, матбугатта бәян ителгән мәкалә һәм очерклар туплап бирелгән. Китап милли мәдәниятебез, тарихыбыз белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>