17 август. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

view_5515207_4035822

Бу атнада Республикага Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко килде. Кичә ул Казанда берничә утырыш үткәрде.

Күптән көтелгән вакыйгага – 45 нче «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына — 5 көн вакыт калды. Әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат.

Республиканың күпчелек өлешендә явым-төшемнәрнең кими төшүе урак барышын шактый тизләтте. Республикада 1 миллион тоннадан артык уңыш  җыеп алынды.

Мәгариф системасы яңа уку елы алдыннан  төп эш юнәлешләрен барлый, белем бирү стандартларын күздән кичерә. Гадәттәгечә, бу турыда төпле сөйләшү укытучыларның Республикакүләм август киңәшмәсендә була. Быелгы киңәшмәнең төп темасы – “Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия”.

Кичә “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә зурлап Казан телестудиясенең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Без дә котлау сүзләренә кушылабыз. Телевидениедә эшләүче хезмәттәшләребезгә иҗади уңышлар, тамашачылар мәхәббәте һәм озын гомер телибез!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>