17 июль. “Татарстан дулкынында”.

3ZQH3JJ11Pk

15 майда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Быелгы концерт фестивальнең 15 еллык юбилеена багышланган иде. Биредә танылган җырчы-музыкантлар белән бергә фестивальнең лауреатлары, республикабызның яшь талантлары катнашты. Абруйлы кунаклар арасында Казакъстанның халык артисты Роза Рымбаева да чыгыш ясады. Фестивальне оештыручылар бу бәйгене ике елга бер мәртәбә генә үткәрә. Катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта бара. Шунысы игътибарга лаек, быел күпчелек номинациядә беренче урыннарны Башкорстаннан килгән студентлар алды. Мәсәлән, академик вокал номинациясендә беренче урынны Айзат Адылгәрәев һәм Камилә Шакирова яулады. Алар икесе дә Башкортстанның Октябрьский музыка көллияте шәкертләре. Эстрада җыры номинациясендә исә беренче урын бирелмәде. Икенче урынны Октябрьский музыка көллияте укучысы Эдуарда Марченко алды. Вокал ансамбль номинациясендә дә беренче урында Башкортстан вәкилләре – »Караван» төркеме җиңеп чыкты. Ә Халыкчан башкаруда беренче урын Казан дәүләт консерваториясе студенты Булат Закировка бирелде. Гран-при иясе быел табылмады.
Бүген без сезгә әлеге кичәнең беренче өлешенең берникадәр кыскартылган радиовариантын тыңларга тәкъдим итәбез. Ә концертның икенче өлешен  шимбә көнне сәгать сигез тулып ун минутта тыңлый аласыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>