17 июль. “Юллар чатында”.

гаи дети

Узган якшәмбедә Башкортстан территориясендә  Татарстан автобусы авариягә очрады. Аның салонында  39 пассажир булган.        Һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелә, 21 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәүчеләргә кайбер дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләргә тәкъдим итәләр. Суд приставлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче биш аенда түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары саны 22,4 миллионга җиткән.

Түбән Каманың белем бирү учреждениеләре сайтларында һәм мәктәпләр фойесында өйдән мәктәпкә һәм мәктәптән өйгә кире кайту буенча дөрес маршрут схемалары барлыкка киләчәк. Түбән Кама муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шундый бурыч куелды.

Юлларда исән –имин йөрегез! Саубулыгыз!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>