17 май. «Татарстан дулкынында».

театр

Театр елында бар гомерләрен сәхнәгә багышлаган, театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән күренекле сәхнә осталарын искә алып әзерләнгән тапшырулар циклын дәвам итәбез. Бүгенге тапшыру Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның якты истәлегенә багышлана.

Хәлил Мәхмүтов озак еллар К.Тинчурин исемендәге ТДДһК театрында эшли, берсеннән-берсе якты, хәтергә уелып калырлык образлар иҗат итә, 120дән артык роль башкара. Аның иҗат тормышының күп өлеше әле театр стационарга күчкәнче арба өстендә – нинди һава торышы булуына карамастан, авыллардан-авылга йөреп үтә. Хәлил Мәхмүтов уенына чынбарлык, югары зәвык һәм шул ук вакытта гадилек хас иде. Ул халыкның үзеннән чыккан, үз улы иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>