17 март. “Татарстан дулкынында”.

радио

Игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылыш тәкъдим ителә. Кунагыбыз – танылган музыкант, виртуоз баянчы Әхмәт Кәримов. Данлыклы дәрәҗәләре, исемнәре белән беррәттән әдәбият-сәнгать хакы арасында аның “Тыйнак кеше” дигән мактаулы исеме дә бар. Менә шул тыйнаклыгы аркасында без аның юбилеен күрмичә дә үтеп китә язганбыз. Әхмәт Кәримовны сез сәхнәләрдән, телевизор экраннарыннан күреп беләсездер. Ул безнең бик күп җырчыларыбызга уйнаган баянчы. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек моң ияләренең видеоязмаларын караган вакытта, аның сүрәте дә чагылып китә, аларның җырына Әхмәт уйнаган баян тавышы үрелеп бара. Баянчының чирек гасырдан артык иҗат гомере Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары белән бәйләнгән. Табигый ки, театрдагы җырчы актерларның чыгышларын тыңлаганда без каһарманыбызның да уйнавын ишетәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>