17 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

театр опера искусство тат

2019 ел — республикабызның музыка дөньясы өчен истәлекле ел. Быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылуга 80 ел тулды.

Бу истәлекле көнне искә алып, бераз тарихка күз салыйк әле…

Билгеле, театр ул бинадан түгел, ә шушы сәнгатьне күтәрерлек шәхесләрдән башлана. Татар опера һәм балет театры тарихы да моның ачык мисалы. Аның тарихы әле 20-нче елларда, аерым иҗат кешеләренең янып йөрүләре белән башланып китә.

опера культура театр f

 

Татарстанның музыкаль театры драма театры сәхнәсендә ярала һәм баштагы чорда шунда үсеш ала. Музыкаль драманың көчле үсешенә Салих Сәйдәшев иҗаты зур этәргеч бирә. Иң танылган әсәрләре — “Зәңгәр шәл”, “Ил”, “Кандыр буенда”, “Наемщик” музыкаль драмалары. Бу спектакльләрдә Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Рокыя Кушловская кебек күренекле артистлар уйный.

1925 елда Казанда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов иҗат төркеме тудырган “Сания” операсы куела. Бу операда Сания ролен Зөһрә Байрашева, Сара Садыйкова башкара, Саниянең сөйгәне — Зыя ролен -  Газиз Әлмөхәммәтов уйный. 1930 елда шул ук иҗат төркеме язган “Эшче” операсы күрсәтелә. Анда берничә рольдә Мәрьям Рахманкулова катнаша. Шул ук елда зур драма театры сәхнәсендә Эйхенвальдның “Дала” исемле операсы куела. Бу опералар куюда катнашкан артистларның күбесе тиздән ачылачак опера театрының труппасына керә…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>