18 май. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Хәерле көн, хөрмәтле радиотыңлаучылар!

view_5199567_3803262

Россия Президенты Владимир Путинның Казанга килүе — бу атнаның иң мөһим вакыйгасы булды. Шул рәвешле ил җитәкчесе төбәкләрдә хәрби тематикага багышланган киңәшмәләр сериясен башлап җибәрде.

Билгеле булганча, Һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Ә VII Илкүләм чемпионат Казанда киләсе атнада узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиядә булды. Биредә ул  Бурса һәм Истанбул шәһәрләрендә күптөрле чаралар үткәрде.

Туфракта кыштан калган дым җитәрлек булса да, аномаль эсселек озакка сузыла башлагач, игенчеләребез борчыла башлаган иде.  Соңгы көннәрдә явып үткән шифалы җылы яңгыр быел мул уңышка багълаган өметләрнең акланачагына ышанычны арттырды.

Иртәгә, 19 майда, Татарстан Республикасы матбугаты көне билгеләп үтеләчәк. Казанда әлеге  көнгә багышланган чаралар кичә үк башланып китте.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>