18 октябрь. «Татарстан дулкынында».

театр

Моннан берникадәр вакыт элек без театр белгече, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова белән моннан 70 ел элек Мәскәүдә Театр сәнгате Дәүләт институтын – ГИТИСны тәмамлап Казанга кайткан беренче югары театраль белемле артистларыбыз иҗатына багышланган тапшырулар циклын башлап җибәргән идек. Бу истәлекле дата татар театры тарихында мөһим бер вакыйга була. Әлбәттә, татар студиясендә укыган студентларның  киләчәктә барысы да артист булып китә алмый. Әмма гомерләрен сәхнәгә багышлаган, татар сәхнәсендә үз йолыдызлыгын булдырганнары да җитәрлек һәм алар бүген дә халык хәтерендә. Мәшһүр сәхнә осталарына багышланган тапшырулар циклын Татарстан радиосының якын дусты Луара ханым Шакирҗанова үзе алып бара. Бүген без Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясов иҗаты турында сөйләшәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>