19 гыйнвар. «Татарстан дулкынында».

Без бүген Әтнә якларында кунакта. Дөрес, әлеге төбәккә быел игътибар мулдан булачак әле. Мәгълүм булганча, Татарстанда 2018 нче ел бөек татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Аның тууына 200 ел тулды. Бөек шәхесебезнең кендек каны тамган Ябынчы авылы нәкъ шушы районда. Инде тагын бер вакыйганы читләтеп үтеп булмый. Монысы – театр дөньясы белән бәйле. Быелның декабрь аенда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Без бүген сезне әлеге театр белән якыннанрак таныштырырга булдык. Аның үткәненә, бүгенгесенә күз салырбыз, озак еллар сәхнә тоткан артистлар белән очрашырбыз, радиобызның алтын фондын тәшкил иткән, Әтнә халык театры артистлары тарафыннан яздырылган спектакльләрдән өзекләр тыңларбыз.

1508614070_0133

 

full_Z84mknVI

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>