19 май . « 7 көн ».

спорт футбол

 

Бүген –  шимбә көн ,  һәм бу вакытта , гадәттәгечә ,  эфирга “Җиде көн” информацион тапшыруы  чыга .

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык республикасында булды. Аның биредәге сәфәр программасы бик эчтәлекле иде. Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча финишка чыкты. Кытайда эш сәфәрендә булган вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай диде.  ФИФА Кубогы бу атнада Казанга килде.

Россиякүләм  VI «Яшь профессионаллар» чемпионатының финалында катнашу өчен, сайлап алу ярышлары башланды. Ул 24нче майга кадәр дәвам итәчәк. Анда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 150гә якын конкурсант, шул исәптән Татарстан да катнаша.

Республикада  язгы кыр эшләре дәвам итә. Халыкта язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмиләр.    Бүгенге көннәрдә быелгы уңышка җитди нигез салына.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>