19 май. «Татарстан дулкынында».

Сагындыра

кызык җанлы кеше,

Тагын шомлы

төннәр кабынса:

Ул бит болай

итәр иде, — дибез, -

Болай әйтер иде,

ул булса… — дип язган иде шагыйрь Нияз Акмал Фаил Шәфигуллинны искә алган бер шигырендә.

перо

Чыннан да, күңелгә якты җитмәгән вакытларда, бигрәк тә татар сәхнәсендә күңелгә якты бирүче ихлас юмор кытлыгын тойган мәлләрдә әле бүген дә үзенең юклыгын сиздереп куя торган зат ул. Күренекле язучы, шагыйрь, юмор һәм сатира остасы Фаил Шәфигуллинның туу­ына 80 яшь.  Бүгенге тапшыруыбызда без үзенең кыска гына гомерендә татар әдәбиятында тулы бер юнәлеш барлыкка китергән, үзе югында да, мирас итеп калдырган әсәрләре белән халык күңелен иркәләүче шәхес турында сүз алып барырбыз. Күренекле тарихчыбыз Рәмзи Вәлиев аңа кагылышлы хатирәләре белән уртаклашыр, шулай ук аның иҗатташ, максатташ иптәшлшәренең берсе мәрхүм драматург Ризван Хәмит язмасын тыңларбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>