19 октябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

Ильгам Ильхам Шакиров

Күптән түгел Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Китмә, сандугач! Илһам Шакиров ядкәре» дип аталган кичә булып узды. Аны Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды оештырды. Биредә танылган җырчы-музыкантлар белән бергә фестивальнең лауреатлары, республикабызның яшь талантлары да катнашты. Алар бөек җырчының репертуарыннан иң шәп әсәрләрне яңгыратты. Кичә Илһам абыйның җырлары белән башланып китте. Концерт дәвамында берничә тапкыр экраннан аның чыгышын күрергә, сөйләмен ишетергә насыйп булды. Ә тамашачы аны алкышларга күмде.

Бүген без сезгә әлеге кичәнең берникадәр кыскартылган радиовариантын тәкъдим итәбез.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>