2 август. “Татарстан дулкынында”.

межнац кряшен

Республикабызның Мамадыш районы Җөри авылындагы Тырлау аланы инде 19 нчы тапкыр барлык россиядән килгән керәшен татарларының бергә җыелу, күрешү урынына әверелде. Республикакүләм керәшен татарлары мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә торган “Питрау”, бик күпләрнең көтеп алган, яраткан бәйрәмнәренең берсе. Оештыручылар әйтүенчә, биредә һәр елны 50 меңгә якын кеше кунак була. Быелгы фестиваль дә искәрмә булмады. Халык кичке биштән алып таңга кадәр рәхәтләнеп бәйрәм итте, төрле мавыктыргыч уеннарда катнашты, керәшен татарларының бай мәдәнияте, кунакчыллыгы белән танышты. Бүгенге тапшыруыбызда игътибарыгызга без әлеге бәйрәмнән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>