2 декабрь. “Җиде көн”.

парламент

Атналык күзәтү.

Бу атнада республикабыз сәнәгате һәм икътисадына йогынты ясарлык һәм шулай ук чит илләр, чит төбәкләр белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар күп булды. Чәршәмбе көнне бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы үз эшен дәвам иттерде. Көн тәртибендә 37 мәсьәлә каралды.

Билгеле булганча, утырышта иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — Республикада татар телен укытуга бәйле. Шуңа да бүген депутатлар иң беренче итеп Татарстанда дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсен карады.

Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәренә эш сәфәре белән килде. Биредә Президент Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хөкүмәтара комиссиясенең 7нче утырышында катнашты.

Бу атна башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лондонга килде. Эш сәфәре кысаларында Президент Россия-Британия бизнес-форумының өченче пленар утырышында катнашты.

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шушы уңайдан 1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар ункөнлеге уздырылаДекада җәмгыятебезгә тагын бер кат мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу җәһәттән безнең республикада да әзерлек эшләре башланды.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>