Атналык күзәтү.
Эфирда “Җиде көн” мәгълүмати тапшыруы, һәм бу вакытта без, һәрвакыттагыча, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларын барлыйбыз.
Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты.
Чәршәмбедә Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. Эш сәфәре кысаларында ул Һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Бу атнада республиканың министрлыклары һәм ведомстволарының коллегия утырышлары дәвам итте.