2 июль. «Актуаль интервью».

дом жкх

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма,  чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне  ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр)  халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга  калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен  дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның  өчен skype  сервисыннан файдаланырга була.

Милек рәсмиләштерәм дисәң,  кадастр  инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп  бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>