2 май. «Татарстан дулкынында».

suleymanov

Күптән түгел “Казан” милли мәдәни үзәгендә танылган журналист, Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы, публицист,6 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләймановның иҗади кичәсе үтте. «Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем» исемле кичәгә аның язмаларының геройлары да җыелган иде.

Әнвәр Сөләйманов – милләтем, халкым дип җан аткан ватанпәрвәр шәхес. Ул Башкортстанның Бишбүләк районында туып үсә. Гомерен журналистикага, иҗатка багышлый – башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. Башкортстанда, Татарстанда яшәгән милләттәшләребез турында дистәләгән хезмәтләр бастырып, хезмәтләре онытыла барган милләттәшләребезне таныту өстендә эшләсә дә, аның иҗаты Татарстан укучысы өчен берникадәр күләгәдә кала бирә. Әдипнең иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштыру максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган кичәдән язманы сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>