2 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

view_4880007_3588541

Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә булды.

Рөстәм Миңнеханов катнашында III чакырылыш Казан шәһәр Думасының 32 нче хисап сессиясе үткәрелде.

Россия төбәкләрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышулар уза. Документ проектында үзәк урыннарның берсе милли мәгариф, тел өйрәнү мәсьәләләренә бирелә. Ә телне үзләштерү, билгеле булганча, дөньяга аваз салган көннән үк башлана. “7 көн” тапшыруында  балалар әдәбияты темасына әзерләнгән язма.

Пәнҗешәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале активистлары һәм җиңүчеләре белән очрашты.   Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү – соңгы елларда республикада хуплана торган өстенлекле юнәлеш, диде Президент.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>