2 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

“Иҗат кешеләрен, гомумән, эш кешесен, өч төрле язмыш көтә, дигәннәр акыллылар. Берәүләрнең, үзләре исән чакта ук, эшләре үлә. Икенчеләрнең эше дә үзе белән үлә!.. Өченчеләрнең исә, үзләре үлсә дә, эшләре кала, хезмәтләре яши, чәчәк ата.” Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев шулай дигән. Әйтерсең лә Аяз ага бу сүзләрне безгә васыять итеп, үз иҗатына карата да әйткән. Быел күренекле язучының тууына 90 ел.

Аяз Гилязов

Безгә сөенечле хәбәр килеп иреште ноябрьнең 5сеннән 11енә кадәр башкалабыз Казанда танылган язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗев спектакльләре декадасы уза. Бу көннәрдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Әтнә, Түбән Кама һәм Хакасс театрлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Бүгенге тапшыруыбыз әлеге мөһим вакыйгага багышлана. Декада башланырга берничә көн кала язучының тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, аның улы, шулай ук танылган драматург Мансур Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов катнашында матбугат очрашуы үтте. Анда катнашучылар журналистларга Аяз Гыйләҗев исемен таныту буенча башкарылган эшләр һәм үтәчәк декада турында сөйләделәр. Күптән көтелгән вакыйганың төп үзенчәлекләрен оештыручыларның үзләреннән ишетү дөресрәк булыр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>