20 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

уфа башк

Бу атнаның иң истәлекле чарасы — Башкортостанда зурлап үткәрелгән Татарстан Республикасы көннәре булгандыр.  Уфадагы тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Республика делегациясе катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Башкортостанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән  очрашты. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Башкортостан Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән санала. «Татарстан һәм Башкортостан икътисадлары бер-берсен тулыландыра. Бүген безнең товар әйләнеше 34 млрд. сумнан артып китә. Безнең бүләр нәрсәбез юк, киресенчә, дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтергә кирәк», — диде ул. Пәнҗешәмбедә    Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Шул ук көнне Татарстан һәм Башкортостан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум да үтте.

Иртәгә, 21 апрельдә, Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Бу көнгә багышланган тантаналы чара кичә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.  Республикабызның оешма-предприятие хезмәткәрләре,  һәм битараф булмаган кешеләр бу көннәрдә үзләренең эш, яшәү урыннарын, парк-скверларны, башка иҗтимагый киңлекләрне чүп-чардан арындыра, яшелләндерә, һәм, гомумән, тирә-ягын ямьләндерү өчен күмәк эшкә кушыла.

Киләсе очрашуларга кадәр!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>