20 июль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Дүшәмбедә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда ул Россия Президенты каршындагы илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру буенча Советның президиум утырышында катнашты.

“Ворлдскиллс” стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатына бер айлап вакыт калып бара. Аны үткәрүгә әзерлек белән бу атнада Татарстан Президенты танышты.

Сэлэт дети молод лето и

Пәнҗешәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» Халыкара яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Бу атна биредә  дүртенче смена узды.

Билгеле булганча, узган атнада бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен тәмамлады. Дүшәмбе көнне Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>