20 март. «Депутат каналы».

2018 нче ел  Россия Президенты Владимир Путин Указы белән  иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экология белән бәйле мәсьәләләр волонтерларның игътибар үзәгендә булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул  Дәүләт Советының  экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында  белдерде һәм бу елның 1 нче маеннан  Россия федерациясенең волонтерлык һәм үз иреклеләр мәсьәләләре буенча  аерым закон актларына үзгәрешләр  кертелүен  игълан итте. Татарстанда  бу өлкәдә  бай тәҗрибә тупланды, бигрәк тә 2013 нче елда Бөтендөнья Универсиадасы вакытында  волонтерлар актив эшләде.  Быел  футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелгәндә дә бу тәҗрибә киң кулланылачак.

Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев белән туры эфирда алып барылачак әңгәмә  шушы мәсьәләләргә багышлана.

IMG_5546

 

IMG_5549

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>