20 сентябрь. «Яшьлек аланы».

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Бүген Камал театрының Кече сәхнәсендә “Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсе яңа премьера тәкъдим итә. Яңа спектакль “Әлиф” дип атала. Гади генә түгел, хореографик спектакль! Тамашаның режиссеры һәм сәхнәгә куючысы Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батуллин, композиторы Эльмир Низамов. Бүген без әлеге спектакль турында сөйләшербез.

Күптән түгел генә Актаныш җирлегендә тарихи очрашу булып үтте. Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрь-шагыйрәләре, язучылары ике арада яшәп килгән иҗади күперне кабат яңарттылар. Мәгълүм ки, элек-электән ике тугандаш халык язучыларының уйлары да, иҗатлары да гомер бакый бергә булды. Актанышта узган дустанә очрашу соңгы арада суынып торган элемтәләрне кабат җылытып җибәрмәкче.

Киләсе хәбәребез журналистлар турында. Казан федераль университеты татар журналистикасы кафедрасында матур традиция яшәп килә. Көзнең матур бер көнендә барлык төркем студентлары табигать кочагына – урман аланына җыела. Биредә әле яңа гына университет бусагасын атлап кергән студентларны багышлау тантанасы була. Анда өлкән курс студентларыннан тыш, кайчандыр университетның татар журналистикасы бүлекчәсен тәмамлаган кешеләр дә җыела. Бу матур традиция үзенә күрә буыннар очрашуы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>