Archive by month Июнь

30 июнь. «Татарстан дулкынында».

30 июнь. «Татарстан дулкынында».

Тапшыруларыбызда без сезне яшьләр иҗаты, аларның әдәбиятка нинди көчләр, нинди яңалыклар белән килүе турында һәрдаим таныштырып барабыз. Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – яшь язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Мансуров. Аның “Мәхәббәт әкияте” исемле тәүге китабының кереш сүзендә Фәйрүзә Мөслимова язган мондый сүзләр бар: “Алмаз – шәһәрдә туып-үскән егет. Шуңа да ул тасвирлаган вакыйгалар күбесенчә шәһәр […]

29 июнь.  “Офыклар”.

29 июнь. “Офыклар”.

Балтач районының хакимият башлыгы Рамил әфәнде Нотфуллин  белән хуҗалык итүнең яңа ысуллары, инновацион проектлар һәм социаль мәсьәләләрнең  чишелеше  уңаеннан күрелә торган чаралар хакында әңгәмә.

29 июнь. “Татарстан дулкынында”.

29 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Июнь аенда халкыбызның атаклы композиторы, пианист, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Әхмәт улы Еникеев үзенең олы гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген без игътибарыгызга радиобыз фондында сакланган, 1997 нче елда әзерләнгән “Үткәннәргә сәяхәт” дигән тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. Аны композиторның үзе […]

28 июнь. «Яшьлек аланы».

28 июнь. «Яшьлек аланы».

Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең “Шигърият” номинациясе гран-при иясе Фәнил Гыйләҗев.

28 июнь. «Старт».

28 июнь. «Старт».

Бик күп ярышларның җиңүчесе, шул исәптән,  Россия чемпионы, Идел буе физкультура,  спорт һәм туризм  академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән  балаларны  һәм аларның әти-әниләрен җәйге чорда тормыш куркынычсызлыгы күнекмәләренә өйрәтү максатыннан оештырылган тапшыру. (3 нче тапшыру)

28 июнь. Туры эфир.

28 июнь. Туры эфир.

Республикабыз авыл эшчәннәре үз хуҗалыкларында  бик күп  продукция – яшелчәләр,  бәрәңге,  терлекчелек продуктлары җитештерә һәм күп очракта аларны  кая куярга белми аптырап йөри.  Кулланучылар табынына сыйфатлы  һәм арзан  ризык үз вакытында барып җитсен өчен  авыл җирендә кулланучылар кооперативы оештыру  отышлы булыр иде.  Моның өчен Татарстанда ниләр эшләнә? Һәм, гомумән,  “Милли марка” унитар предприятиесе  нинди яңалыкларны […]

28 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

28 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

Скважиналарның ничек эшләве нефть һәм газ чыгару операторлары хезмәтенә дә күп дәрәҗәдә бәйле. «Азнакайнефть» идарәсенең 5 нче нефть һәм  газ чыгару цехыннан өлкән оператор Рашат Солтанов белән әңгәмә.