Archive by month Июль

31 июль.  “Сердәшханә”.

31 июль. “Сердәшханә”.

Студиябез  кунагы – Бөгелмә егете, дөнья буйлап  гыйлем нигезләрен үзләштерүче яшь галим  Руслан Йосыпов. Әңгәмәдәшебезнең  әйткән фикерләре радиотыңлаучы дусларыбызга  кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Аның  сер-сандыгын  Дания Гайнетдинова белән бергәләп ачыйк.

31 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

31 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.

31 июль.  Туры элемтә.

31 июль. Туры элемтә.

Узган гасыр уртасында июльнең соңгы көнендә республикабызда  рәсми рәвештә кошчылык сәнәгате оештырыла. 50 еллык юбилейдан соң бу көн  Татарстан кошчылары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан тапшыруда катнашачак генераль директор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт ветеринария академиясе кафедрасы мөдире Марс Алиев Татарстан кошчыларының эшчәнлеге, тармакка  белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

31 июль. “Юллар чатында”.

31 июль. “Юллар чатында”.

“Юллар чатында” сәхифәсенең  бу чыгарылышында Сез республикабыз районнарында узган “Тоннель” операциясе, тонировкалы машиналарда йөрүчеләр белән көрәш нәтиҗәләре турында һәм юл иминлегенә кагылышлы  башка мәгълүматлар ишетә алырсыз.