Archive by day Июль 3, 2017

3 июль.  “Сердәшханә”.

3 июль. “Сердәшханә”.

Җәйге каникулның иң күңелле, шау-гөр килгән  чагы.  Табигать кочагында ял итеп, кояш нурларында кызынып, яңа дуслар табып рәхәтләнеп ял итәбез. Без дә Россия төбәкләрендә  яшәгән балалар өчен татар телен өйрәнү максатыннан оештырылган “Дуслык” төбәкара профиль сменасында ял итүче шат күңелле дусларыбыз белән танышып кайттык. Алар белән булган сөйләшүне бергәләп тыңлыйк.    

3 июль. Туры элемтә.

3 июль. Туры элемтә.

5-7 нче июль көннәрендә  Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җирлегендә  “Бөтенроссия  кыр көне”  үткәрелә.  Анда  Россиянең барлык төбәкләреннән генә түгел, Германия, Австрия,  Франция, Финляндия һәм башка чит илләрдән  дә  150дән артык  компания һәм фәнни-тикшеренү институтлары, дәүләт оешмалары һәм Ассоциацияләре вәкилләре катнашачак. Ил күләмендә  иң зур саналган  күргәзмәнең  ничек оештырылуы турында  Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты […]

3  июль. “Юллар чатында”.

3 июль. “Юллар чатында”.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ эшчәнлеге, республикабыз юлларындагы вәзгыять,  оператив мәгълүматлар, һәлакәтләрне киметү өчен  үткәрелә торган  акцияләр, рейдлар һәм башка агитация-пропаганда чаралары – болар барысы да “Юллар чатында” сәхифәсендә.