Archive by day Июль 4, 2017

4 июль. “Татарстан дулкынында”.

4 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы —  Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче рәссам Фәрит Газизуллин. Аны  Якутиянең кырыс табигатеннән гүзәллек эзләүче моңчы дияргә дә була. Якутиянең ак сәхрәләрен, иртәнге кояш нурыннан яшеренгән урман күлләрен, Лена үзәненең су һәм җил тарафыннан юылып, ашалып, токымын ачкан гаҗәеп таш баганаларын ак киндергә төшергән ул. Шулар турында рәссам белән булган әңгәмәне бергәләп тыңлыйк. […]

4 июль. “Пар канатлар”.

4 июль. “Пар канатлар”.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара Филонтроп, шулай ук Сәхап Урайский, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, 7 китап авторы, гомеренең соңгы көннәрен Ульяновск өлкәсенең  Мәләкәс  шәһәрендә үткәргән милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровның вафатына бу җәйдә, июль аенда 8 ел тула.  “Татарстан” радиосы фондында   шагыйрь катнашында “Пар канатлар” тапшыруы саклана һәм  аны кабатлавыбызны сорап  хатлар әледән-әле килеп тора. Аларга […]