Archive by day Июль 9, 2017

10 июль. 7.10 – Туры элемтә.

10 июль. 7.10 – Туры элемтә.

5-7 нче июль көннәрендә  Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында “Бөтенроссия кыр көне-2017” үткәрелде. Анда  Россия  авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев республикабызның алдынгы хуҗалыкларына һәм районнарына  төрле сертификатлар, Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында  Зәй, Арча районнары, Кукмара районының  Вахитов исемендәге хуҗалыгы да бар. Тапшыруда  шушы районнар һәм хуҗалык җитәкчеләре белән  туры эфирда телефон аша әңгәмә […]

9 июль. “Тел күрке – сүз”.

9 июль. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруыбызның бу чыгарылышында тел гыйлеме өлкәсендә әйдәп баручы галимебез, филология фәннәре докторы Илдар Низамов Лена Шагыйрьҗан каләменең тел белән эш итү осталыгына багышланган чыгышларын дәвам иттерә. Тапшыруның икенче өлешендә “Туган тел” дәресен академик Рузәл Йосыпов үткәрә.

9 июль. «Татарстан дулкынында».

9 июль. «Татарстан дулкынында».

Тапшыруның “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсендә Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы һәм тагын әле оста каләмле журналист Рамил Курамшин катнаша. Музыка белгече Гөлназ Гыйльми үткәргән бу әңгәмә баянчы башкарган әсәрләр һәм ул иҗат иткән җырлар белән бизәлеп бара.

9 июль.  “Көмеш кыңгырау”.

9 июль. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруда сез дусларыбызның җәйге каникулны ничек уздырулары турында үзләре сөйләвендә ишетерсез, алар башкаруында шигырьләр, җырлар тыңларсыз. Казанда Россия төбәкләреннән килгән балалар    “Дуслык” төбәкара профиль сменасында ял итеп китте. Алар белән әзерләнгән язманың бер өлешен  сез “Сердәшханә”  тапшыруында ишеттегез инде. Ул тапшыруга  керми калган  язмалар белән  танышуны   бүген дәвам иттерәбез.

9 июль. “Композитор Сара Садыйкова”.

9 июль. “Композитор Сара Садыйкова”.

“Радио фондыннан”. Гомәр Бәширов. Концерт-очерк. Игътибарыгызга Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның Сара Садыйкованың тууына 80 ел тулуга багышлап әзерләгән  концерт-очеркын тәкъдим итәбез. 1986 нчы елның ноябрендә әзерләнгән бу тапшыруны авторы Гомәр Бәширов алып бара.