Archive by day Июль 11, 2017

12 июль. 7.10 – Туры элемтә.

12 июль. 7.10 – Туры элемтә.

Татарстан республикасы Президенты каршындагы  дәүләт торак фонды социаль ипотеканың  яңа формаларын гамәлгә ашыра. Соңгы айларда  күп кенә торак йортлар файдалануга тапшырыла,  социаль әһәмияттәге объектлар төзелә. Болар һәм башка яңалыклар хакында туры эфирда  торак фондының  башкаручы директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин сөйләячәк һәм  тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.  

11 июль.  “Татарстан дулкынында”.

11 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагына -  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  рәссам Газиз  Гобәйдуллин.   Гүзәллек тудыручы кылкаләм остасы белән аның остаханәсендә булган әңгәмә сезнең өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  язучы- прозаик, хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗинның “Ике авыл арасы” дигән хикәясен тыңлый аласыз.

11 июль. “Пар канатлар”.

11 июль. “Пар канатлар”.

8 нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм  тугрылык көне. Бу тапшыруда  60 ел гомерләрен бергә матур итеп үткәргән  гаилә – Башкортстанның Караидел районыннан Байкибаш авылында  яшәүче Нәфисә һәм Зәбир Нигъмәтҗановлар, шулай ук Кама Тамагы районының Даныш авылыннан үрнәк гаилә – Мөнәвәрә һәм Миңнур Әскаровлар катнаша.

Тарих.

Тарих.

Фән һәм техника алгарышы көн саен яңадан-яңа казанышлары белән   таңга  калдырган  шушы  заманда    безгә һәр тарафта  сөйләп торучы радио  гап-гади,  гадәти  бер  нәрсә кебек  кенә  тоела  башлады.  Гүя, ул  дөнья  яратылганда   ук булган  диярсең. Ә  бит  бөек  рус  галиме  Александр Степанович Попов  үзе  уйлап  тапкан  радио җайланмасын моннан нибары  112 ел  элек  — 1895 нең […]