Archive by day Июль 12, 2017

12 июль. “Яшьлек аланы”.

12 июль. “Яшьлек аланы”.

Бүгенге тапшыруыбызда вакыт машинасында сәяхәт итәрбез. Чөнки безгә киләчәкнең шәп журналистлары белән очрашырга насыйп булды. Без аларны республикакүләм –   балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының фестивалендә очраттык. Ул быел 22 нче тапкыр үткәрелде. 5 көн дәвамында 126 конкурсант төп приз – гран-при өчен өчен каләм көрәше алып барды. Бүләге дә нинди бит әле! Аңа ия булучы […]

12 июль. «Татарстан дулкынында».

12 июль. «Татарстан дулкынында».

Күптән түгел генә Татарстан Милли музеенда «Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…» дип исемләнгән очрашу булып узды. Ул Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт премисе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премияләре лауреаты Ренат Харис иҗатына багышланган иде. Бүгенге тапшыруыбызда без шушы кичәдән яздырып алынган язмалар белән сезне дә таныштырырбыз.    

12 июль. “Нефть чыккан якларда”.

12 июль. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, «Азнакайнефть» идарәсенең катлам басымын саклау цехы өлкән мастеры Валерий Хәсәновның 44 елга якын хезмәт юлы шушы цехта үткән. Ул җитәкчелек иткән бригада һәрчак иң алдынгылар сафында.