Archive by month Август

31 август. “Офыклар”.

31 август. “Офыклар”.

Белем көне уңаеннан  Татарстанның  мәгариф һәм фән министры  Энгель Нәвап улы Фәттахов белән яңа уку елына  әзерлекнең  нәтиҗәләре, белем бирү системасын үстерү һәм ныгыту юнәлешендәге яңа программалар һәм укытучылар белән эшләү юнәлешендәге тәҗрибә хакында әңгәмә.

31 август. “Татарстан дулкынында”.

31 август. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбыз кунагы — танылган музыкант, педагог һәм композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгат Вәлиев.  Тәлгат абый белән без аның иҗаты турында сөйләшербез, узган гомер юлларын искә алырбыз, ул язган җырларны тыңларбыз.

30 август. “Старт”.

30 август. “Старт”.

Россиянең  халык мәгарифе отличнигы,  Татарстанның атказанган укытучысы, физик культура һәм спорт отличнигы һәм башка  бик күп титулларга ия – Салмачи бистәсендәге  мәктәп директоры Рөстәм Гыйниятулла улы Гыйбадуллин белән физкультура һәм спорт юнәлешендәге мөмкинлекләр, балаларны шушы хәрәкәткә тарту юллары хакында җентекле әңгәмә.

30 август.  “Музыкаль мизгелләр”.

30 август. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген — 30 август, республика көне. Башкалабыз Казанда бүгеннән үк күңелдә бәйрәм рухы  хөкем сөрә. Республика көнебез матур һәм күңелле үтсен иде. Бүгенге иртәнге концертыбызны  да без шушы рухта  әзерләдек.

30 август.  Туры элемтә.

30 август. Туры элемтә.

  Халкыбыз  республика һәм шәһәр көнен билгеләп  үткәндә дә  игенчеләребез ал-ялны белми мул икмәк өчен көрәш алып бара. Бу көнне  телефон элемтәсе аша үткәреләчәк әңгәмәләрдә республикабызның  иң күп ашлык җыеп алган районнары вәкилләре катнашачак. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм  милли мәсьәләләр комитеты  рәисе, Татарстанның халык  шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев  республикабыз […]