Archive by day Август 7, 2017

7 август. “Сердәшханә”.

7 август. “Сердәшханә”.

Җәйге каникул көннәрендә дусларыбыз көннәрен ниләр белән уздыралар икән? Сайлаган һөнәрләре, ниләр белән мавыгулары турында  без дә кызыксынырга булдык. Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — Казан илкүләм фәнни- тикшеренү институтында белем алучы Инзилә Әхмәтшина. Әйдәгез аның белән булган әңгәмәне бергәләп тыңлыйк.

7 август.  “Юллар чатында”.

7 август. “Юллар чатында”.

Агымдагы елның 6 ае мәгълүматларына караганда,  пассажир ташу белән шөгыльләнүчеләр катнашында  булган аварияләр саны  артуы күзәтелгән. Казанның ЮХИДИ идарәсе чираттагы “Юл бир!” профилактик чарасын үткәрде. Әлеге рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре  кабызылган ут һәм тавыш сигналлары белән хәрәкәт итүче махсус хезмәт автомобильләренә юл бирмәүчеләрне ачыклады. Кагыйдә буларак, яз-җәй айларында  кыргый җанварларны машина бәрдерү очраклары арта.

7 август. “Нефть чыккан якларда”.

7 август. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.