Archive by day Август 9, 2017

9 август. “Яшьлек аланы”.

9 август. “Яшьлек аланы”.

  19 нчы августта  Казанда  яшьләрнең  5 нче  Печән базары  фестивале үтәчәк. “Яшьлек аланы”  тапшыруының   иртәгә булачак тапшыруы әлеге чарага багышланачак.  13 сәгать 20 минутта туры эфир студиясендә  кунакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре булачак.

9 август. “Старт”.

9 август. “Старт”.

Туризм буенча Россия чемпионы,  Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм  академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән физкультура хәрәкәте һәм спорт, алар өчен кадрлар әзерләү һәм туризм сәяхәте аркылы  яшьләрне  физик яктан  ныгыту һәм чыныктыру мәсьәләләре хакында эзлекле әңгәмә.

9 август. “Нефть чыккан якларда”.

9 август. “Нефть чыккан якларда”.

Бу якшәмбедә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Лениногорскидан Татарстанның атказанган төзүчесе, 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены иясе Рәсим ага Гәрәев үзенең 45 елдан артык эш чорында сафка бастырган объектларын озаклап саный алыр иде…

9 август. 7.10 – Туры элемтә.

9 август. 7.10 – Туры элемтә.

Югары һәм махсус  урта уку йортларында  яңа уку елына  студентлар кабул ителә. Республикабыз урманнарында  янгыннарга каршы көрәшүче кадрлар әзерләнәме, соңгы еллардагы корылыклы шартлар, быелгы үзенчәлекле җәй исәпкә алынамы? Кукмара районында  урнашкан Лубян урман хуҗалыгы  көллияте директоры Афанасий Михайлович Данилов шушы мәсьәләләр турында сөйләячәк һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынган  тыңлаучылар сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк.