Archive by day Сентябрь 3, 2017

3 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

3 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруның бу чыгарылышы туган телебездә сөйләмнәрен камилләштерергә омтылучы тыңлаучыларыбыз өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булачак. Чөнки анда хәзерге вакытта тел гыйлеме өлкәсендә әйдәп баручы ике олы галимебез – филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов һәм Академик Рузәл Йосыпов үзләре туплаган гыйлем белән уртаклашалар.

3 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Быелгы көздә Татарстанда, татар дөньясында зур, әһәмиятле вакыйгалар көтелә. Һәм алар арасында, мөгаен, иң мәртәбәле вакыйгаларның берсе – Татарстан радиосының юбилее булыр. Әйе, хөрмәтле тыңлаучылар, безнең барыбыз өчен дә кадерле булган, татар халкының бер атрибутына әверелгән шушы радио оешуга быел 7 ноябрь көнне 90 ел тула. Бүгеннән башлап радиобызның тарихы, анда эшләгән якты шәхесләр турындагы […]

3 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

3 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бу көннәрдә без аеруча күтәренке күңел белән беренче сентябрь –белем көнен башлап җибәрдек. Тапшуруда без беренчегә керүче дусларыбыз белән дә, дөнья буйлап милли биюләребезне танытучы  “Бәхетле балачак” халык биюләре ансамбленә йөрүче дусларыбыз белән дә очрашырбыз. Тапшыруыбыз ахырында  «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында   басылып чыккан яшь иҗатчылар язмалары белән танышырбыз.