Archive by day Сентябрь 4, 2017

4 сентябрь. “Сердәшханә”.

4 сентябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз   яшь иҗатчыларның республика конкурсында катнашкан каләм тибрәтүче дусларыбыз чыгышларыннан әзерләнде. Республикабызның яшь талантлары үзләре белән таныштырып, кайбер иҗат әсәрләрен тәкьдим итә.

4 сентябрь. «Яңа көн».

4 сентябрь. «Яңа көн».

Бүгенге көндә Татарстанда  төрле юнәлешләр буенча 30га якын республика программасы эшләп килә. Аларның Актанышта гамәлгә куелуы турында журналист Рәзин  Нуруллинның репортажында тыңлый аласыз. Республикабыз кырларында  урак  ахырга таба  бара. Уңыш башка елларга караганда,  шактый  күбрәк. Арча, Саба  районы кырларыннан әзерләнгән  репортажларда кыр батырлары – механизаторлар, ашлык ташучылар, шоферлар, шулай ук  мул уңыш үстерүгә ирешкән агроном  […]

4 сентябрь.  “Юллар чатында”.

4 сентябрь. “Юллар чатында”.

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Иртәнге эфирда “Юллар чатында” сәхифәсе. Россиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Республикада транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүче йөртүчеләрне ачыклау максатыннан  рейдлар үткәрелә. Юл-транспорт һәлакәтләре анализы күрсәткәнчә, республикада автобусларга бәйле вәзгыять киеренке булып кала бирә. Тимер юлдагы иминлек мәсьәләләре темасына тагын бер кат тукталырбыз.