Archive by day Сентябрь 9, 2017

9 сентябрь.  “Җиде көн”.

9 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Хөрмәтле радиотыңлаучылар, игътибарыгызга узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итәбез.     Республикабызның югары уку йортлары  исәбенә тагын бер белем үзәге  өстәлде — Болгар Ислам Академиясендә быел  беренче уку елы башланып китте.     Бу көннәрдә Казанда унөченче Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Аның кысаларында бөтендөнья кинемотографистлары үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим […]

9 сентябрь.  “Табигать дуслары”.

9 сентябрь. “Табигать дуслары”.

Сентябрь ае табигатьнең иң матур чорыдыр мөгаен. Аның үзенә генә хас төсләре, муллыгы бар. Табигатьнең матурлыгын без ак каеннының,усак агачының яфракларында күрәбез. Миләш агачлары  кызгылт тәлгәшләре белән сыгылып күзләрне камаштыра. Камыр җимеше, балан куаклары да ерактан ук масаеп торалар кебек. Шулар һәм башка кызыклы мәгьлуматлар белән тулырак итеп бүгенге тапшыруда танышырбыз.