Archive by day Сентябрь 10, 2017

10 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

10 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның якшәмбе чыгарылышында “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Анда танылган шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Юнысова катнаша. Әңгәмәдә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗат сукмаклары, бүгенге көндә илдә-көндә булып яткан вакыйгаларга карата карашлары чагылыш таба.

10 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

10 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Яңа уку елының тулы бер атнасы узып та китте. Мәктәп тормышы безне ниләр белән сөендерә икән?  Бүген безнең тапшыруда  Казан федераль университеты каршындагы IT  лицейда белем алучы Аяз Фәйзуллин һәм 20нче татар гимназиясе укучылары катнаша. Аларның сөйләгәннәрен, иҗади үсешләрен бергәләп барлыйк.