Archive by day Сентябрь 13, 2017

13 сентябрь. «Яшьлек аланы».

13 сентябрь. «Яшьлек аланы».

Шушы көннәрдә генә шәп хәбәр килеп иреште! Сезгә инде яхшы таныш, Татарстан чибәре, шул ук вакытта комбайнчы да Ләйлә Вәлиуллина «Россия 1″ каналында чыга торган “Прямой эфир” тапшыруында катнашты. Алып баручы Андрей Малахов телевизор караучыларны Ләйлә, аның кызыксынулары белән таныштырды. Тапшыру яшь фермерларга һәм аларның ничек көн итүләренә багышланган иде. Ул “Америка санкцияләренә Россиянең җавабы” дип аталды. […]

13 сентябрь. «Старт».

13 сентябрь. «Старт».

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.  

13 сентябрь. «XIII Казан Мөселман киносы фестивале тәмамланды».

13 сентябрь. «XIII Казан Мөселман киносы фестивале тәмамланды».

11 сентябрьдә XIII Казан Мөселман киносы фестивале тәмамланды. Биредә инде ничә ел рәттән тамашачыларга дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим ителә. Быел конкурс программасына 27 илдән 60 фильм кертелгән иде. Оештыручылар  җиңүчеләрнең исемнәрен соңгы минутларга кадәр сер итеп саклый алды.

13 сентябрь. Туры элемтә.

13 сентябрь. Туры элемтә.

17  сентябрь – урманчылар көне. Туры эфирда Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Әминович Нәзиров урманчыларның Экология елындагы эшчәнлеге турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.