Archive by day Сентябрь 17, 2017

17 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

17 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телне сөюче дусларыбызга адресланган тапшыруның бу чыгарылышында тыңлаучы игътибарына Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның “Татар теле – моңлы тел” дип исемләнгән әсәре тәкъдим ителә. Аннары “Ни өчен болай әйтәбез?” дигән сәхифә тыңлый аласыз.

17 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

17 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстан радиосының беренче тапкыр эфирга чыгуына 90 ел тулып килә. Шушы уңайдан тапшыруларыбызда “Безнекеләр” дип исемләнгән яңа рубрика пәйда булды. Бу сәхифәләрдә үзләренең хезмәт һәм иҗат юлларын Татарстан радиосында башлап шушында канат чыгарган, соңрак фән, мәдәният-сәнгать әдәбият һәм башка өлкәләрдә исемнәре бөтен республикага танылган шәхесләр турында сөйләрбез. Бу чыгарылышта исә баш каһарманыбыз – күренекле галим […]

17 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

17 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Сентябрь аеның да көннәрен саный- саный мәктәп тормышына да күнегеп беттек бугай. Төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре дә тулы көченә эшли башлады. Безнең бүгенге тапшыруда да сүз тәмен белгән, ана телебезгә гашыйк дусларыбыз катнаша. Патриот –шагыйрь  Абдулла Алишның туган көне уңаеннан аны искә алып үтәрбез. Тапшыруыбыз ахырында  “Тылсымлы куллар” журналының сентябрь санын күзәтербез.