Archive by day Сентябрь 19, 2017

19 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

19 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

Әле күптән түгел генә  Татарстан  Милли музеенда “Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһәҗирләре язмышы» дигән күргәзмә ачылды. Ул Австралиядә яшәүче Сафия Вәлиева гаиләсендә сакланган гаилә ядъкарьләре җыелмасыннан әзерләнгән.  Бүгенге тапшыруда  без әлеге чарадан кайбер чыгышларны ишетерсез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә радиобыз фондыннан халык язучысы Мөһәммәт Мәһдиевның  «Табигать һәм без» дигән чыгышыннан өзек тыңларбыз.

19 сентябрь. “Пар канатлар”.

19 сентябрь. “Пар канатлар”.

Татарстан Дәүләт радиосының 90-еллыгы уңаеннан, “Пар канатлар” тапшыруының үзебездә эшләгән ветераннарга багышланган чыгарылышлары әзерләнә. Чираттагы программа Татарстанның халык артисты, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, радионың музыкаль редакциясендә 50 ел  эшләгән Рафаэль Ильясов иҗатына һәм аның гаиләсенә багышлана.