Archive by day Сентябрь 23, 2017

23 сентябрь. “Җиде көн”.

23 сентябрь. “Җиде көн”.

Бу тапшыруыбызда узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясарбыз. Ә иң зур яңалык һәм иң зур вакыйга – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итүе булды. Республика җитәкчесенең чыгышы Татарстандагы икътисадый- сәяси һәм социаль вәзгытькә кагылышлы иде. Тапшыруыбызның саллы өлеше әлеге Юлламаның төп аспектларына, аларга карата фикерләргә багышланган.

23 сентябрь. “Гөлбакча”.

23 сентябрь. “Гөлбакча”.

Бүген без бергәләп  көз илендә сәяхәт итәрбез. 27 сентябрь көнне илебездә  “Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр” көне билгеләп үтелә.  Без  дә нәни дусларыбыз белән бергәләп балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләребезне шигьри сүз, җырларыбыз аша  котлауларыбызны бүгеннән үк җиткерергә уйладык. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында ишетербез.