Archive by day Сентябрь 24, 2017

25 сентябрь, 7.10 – туры элемтә.

25 сентябрь, 7.10 – туры элемтә.

Чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән алыштыру максатында, Президент күрсәтмәсе белән “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе оештырылган иде. Бу эшкә тәҗрибәле белгечләр, галимнәр, заманча җиһазланган лабораторияләр җәлеп ителде, экспертиза өчен шартлар тудырылды, җитештергән товарны бәяләү системасы булдырылды, эшмәкәрләр дә кушылды. Нәтиҗәсе нинди? Бу сорауга туры эфирда Унитар предприятиенең генераль директоры […]

24 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

24 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Быелгы сентябрь аеның Корбан бәйрәме белән башланып китүе юкка гына булмагандыр, моның нинди дә булса без белмәгән хикмәте бардыр кебек тоелда. Ә кем белә бәлки менә шушы сентябрьнең кояшлы бер көнендә дөньяга аваз салган бер малай безнең халыкны әйдәкләп якты киләчәккә алып барырдай бер лидер-җитәкче булып үсеп җитәр?! Әйе, шөкер, безнең күңелгә яңа өмет биреп […]

24 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

24 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Сез әкият тыңларга яратасыз инде. “Әкият” курчак театры да  яңа сезонны башлап җибәрде. Әкият яратучылар нинди әкият геройларын беләләр икән? Шул хакта үзләрен тыңларбыз. Юлларда машина, мопедлар күбәйде, юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерик. Экология елында  яшь экологлар  үзләре яшәгән төбәкләрдә ниндиерәк эшләр алып баралар икән? Шулар һәм башка кызыклы язмалар белән тапшыруда бергәләп танышырбыз.