Archive by day Сентябрь 27, 2017

27 сентябрь.  “Яшьлек аланы”.

27 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

Бу тапшыру актив,  күңелле һәм кызык тормыш белән яшәүче яшьләр өчен әзерләнә. Тапшыруыбызның бүгенге кунагы — Лилия Сәлахетдинова. Ул “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең урынбасары.Шушы көннәрдә генә ул Хаҗ сәфәреннән кайтты. Шул уңайдан без аның белән күрешеп әңгәмә корып алдык.

27 сентябрь.  «Татарстан дулкынында».

27 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

Узган атнада Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тагын бер һәйкәле ачылды… дип әйтсәк, без инде сезне бәлки аптырашта калдырырбыз. Чөнки, андый рәсми хәбәр ишетелмәгән иде бугай бит, диярсез. Ләкин хактан да Арча районы җирендә әдипнең исемен мәңгеләштерүче тагын бер урын барлыкка килде. Гариф Ахуновның туган нгезе янәшәсендә генә җир куеныннан саркылып чыккан Ахун чишмәсе төзекләндерелеп, […]

27 сентябрь. «Яңа көн».

27 сентябрь. «Яңа көн».

Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулды, шул уңайдан республикабызда төрле чаралар узды, юбилярга багышлап бюст куелды, Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театры драматургның соңгы әсәре буенча куелган спектакль преьерасын күрсәтте. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов    туры эфирда шулар хакында сөйләячәк.

27 сентябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

27 сентябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның нефть өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар хакында сөйләвебезне дәвам итәбез. Аларның беренче  нефть ятмаларын табу, сугыш вакытында һәм аннан соңгы  тыныч тормыштагы хезмәтләре хакында истәлекләре яңгырый. «Азнакайнефть» идарәсенең төрле тармакларында озак еллар тырыш хезмәт куйган ветераннар — Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнәс Якупов һәм Хәбир Исәнбаев белән үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әңгәмәсе.