Archive by month Октябрь

Татарстан радиосы. 90 ел эфирда.

Татарстан радиосы. 90 ел эфирда.

“Казан сөйли!” Моннан төгәл 90 ел элек – 1927  елның 7 ноябрендә  Татарстан радиосы  менә шушы сүзләр белән  дөньяга аваз салган. Аны эфирда беренче тапкыр  халкыбызның легендар улы, язучы, Татарстан радиосын оештыручы Шамил Усманов яңгыраткан. Безнең сайтта  радионың 90 еллыгы уңаеннан оештырылган  рубрика  шушы  якты шәхеснең портреты белән ачылып китә. Якын араларда  әлеге рубрикада  радио […]

31 октября. «Татарстан дулкынында».

31 октября. «Татарстан дулкынында».

Әле күптән түгел генә  Әлмәт шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге идарәсе һәм “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан игьлан ителгән Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды. Бүген без әлеге чаралардан кыскартылган язма тәкьдим итәбез.

30 октябрь. “Сердәшханә”.

30 октябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбызны каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларның республика  конкурсы барышында  язып алынган чыгышларыннан әзерләдек. Алар белән танышып, тәүге иҗат җимешләрен бергәләп тыңлыйк.

30 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

30 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар. Бүген бездә кунакта “Безнең мирас” журналы.

30 октябрь. «Яңа көн».

30 октябрь. «Яңа көн».

Күңелләрне шомландырып, йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәр бар. Ул чорлардан калган хатирәләр әле дә яши һәм без аларны онытырга да тиеш түгел.  Шуларның бер­се — 30 октябрь  – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Бу дата […]

30 октябрь. “Юллар чатында”.

30 октябрь. “Юллар чатында”.

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе белән дәвам иттерәбез. Бүген балаларның көзге каникуллары башлана. Шул уңайдан Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан күрелгән чаралар турында тулырак мәгълүмат. Россия мәктәпләре укучылары өчен куркынычсызлык минутлары кертеләчәк. Бу дәресләрдә балаларга тагын бер кат юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар. Моннан ике атна элек, 15-нче октябрьдән, башкаланың  барлык юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Әзерлек […]

30 октябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

30 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.