Archive by day Октябрь 1, 2017

1 октябрь. “Тел күрке — сүз”.

1 октябрь. “Тел күрке — сүз”.

Бүген даими авторыбыз – тел гыйлеме өлкәсендә әйдәп баручы галимнәребезнең берсе, филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов тапшыруыбызда яңа бер тема тәкъдим итә. Тарих өчен шунысын да билгеләп куйыйк: бу аның тапшыруыбызда ясаган 125 нче чыгышы. Дәрескә керик, дуслар! Мөгаллимебезнең сүзе шагыйрь Рөстәм Мингалим турында.

1 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

1 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Сезгә мәгълүм, 24 сентябрь көнне күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Азат ага Зыятдинов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бүген аның гүргә иңдерелүенә 9 көн булды. Тапшыруда аның якты рухын искә алырбыз.  

2 октябрь. Туры элемтә.

2 октябрь. Туры элемтә.

“Эш” газетасы, хәзерге “Ватаным Татарстан” газетасы чыга башлаганга 100 ел тула, ә яңа исем – “Ватаным Татарстан” булуына 25 ел. Баш мөхәррир Мингазыйм Сәфәров Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасы таләпләреннән чыгып, халык белән элемтә урнаштыру юнәлешендәге эшчәнлек, газета редакциясенең бүгенге көне турында сөйләячәк.  

1 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

1 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген өлкәннәр көне. Шул уңайдан без дә әти- әниләребезгә, әби- бабайларыбызга котлауларыбызны җиткерербез. Бүген  шулай ук Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелә.Ул барлык илләрдә дә 1975 елдан бирле 1 октябрьдә үткәрелә. Музыка –җыр безнең аерылгысыз юлдашыбыз.Тапшыруыбызны да нәкь менә музыка турында сөйләшү белән дәвам иттерербез. Әңгәмәдәшебез  композитор ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев.