Archive by day Октябрь 3, 2017

4 октябрь. 7.10 – Туры элемтә.

4 октябрь. 7.10 – Туры элемтә.

“Салымны  вакытында түлә дә, тыныч йокла”. Салым инспекциясендә шундый әйтем бар. 1 нче декабрьгә кадәр барлык төр салымнар  түләнеп бетмәгән очракта,  күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. 5 нче санлы  районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе  Мөнир Шәйдуллин  өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан  пенсиядәге кешеләргә  каралган  ташламалар турында сөйләячәк. Тел. 555 55 13, 555 55 14.

Игътибар үзәгендә ветераннар.

Игътибар үзәгендә ветераннар.

Өлкәннәр көне уңаеннан телерадиокомпаниягә ветераннарыбыз килде. Алар телевидениене һәм радионы үстерүгә лаеклы өлешләрен керткән шәхесләр.  Ветераннар студияләрне, заманча җиһазларны карадылар.  Күбесе стендларда  үзләренең исемнәрен, фотосурәтләрен күреп сөенде. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Күпьеллык тәҗрибәләре булган өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар.          

3 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызда танылган рәссам, график, акварельләр остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Әскәр улы Госманов иҗаты белән танышырбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә игьтибарыгызга шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың үзе укуында шигырьләрен һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырларын тәкьдим итәрбез.

3  октябрь. «Пар канатлар».

3 октябрь. «Пар канатлар».

2017 нче ел  мөфтиятебез өчен истәлекле – юбилей елы – Татарстан республикасы  мөселманнарының  Диния нәзарәте оештырылуга 25 ел. Шул уңайдан  тапшыруда  озак еллар  баш казый булган  Габелхак  хәзрәт Саматов  катнашындагы тапшыру кабатлап бирелә.